MENU
Албит » 2018 » Июнь » 25 » Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын!
23:28
Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын!
Мәктәп укучылары һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде. Бу авыл җирлегеннән сугышка 336 кеше киткән, шуның 86сына гына туган авылына кайту насыйп була. Бүгенге көндә нибары бер сугыш ветераны – Хәсән абый Җиһаншин, ике ветеранның тол калган хатыны, 15 тыл хезмәтчәне, 73 сугыш чоры баласы исән-сау. Алар барысы да авыл уртасындагы һәйкәл янына митингка җыелды. Илебез тынычлыгы хакына үзләрен аямаган әлеге хөрмәтле кешеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова сәламләде. Котлау һәм рәхмәт сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, “Дубрава” агрофирмасының Кошман бүлекчәсе управляющие Ринат Садриев та җиткерде. Тантана мәктәп укучылары чыгышы белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар. Һәйкәлдән ерак түгел генә солдат боткасы пеште. Бәйрәм мәктәптә, чәй табыны артында дәвам итте. -Саулыгым да мактанырлык түгел инде, 95 яшемә җиттем бит. Шулай да бирешмим, хәзерге тыныч, матур көннәргә шөкер итеп яшим. Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын! Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын! – диде авылның бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер сугыш ветераны Хәсән Җиһаншин.
Просмотров: 561 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar