MENU
Албит » 2022 » Октябрь » 21 » Якмышмы, кыстыбыймы?
19:37
Якмышмы, кыстыбыймы?
Кошманда хәзер уңган хуҗабикәләр генә түгел, балалар да кыстыбый пешерә белә! Берничә көн әлек, алтынчы класста укучы улым мәктәптән кайтып керде дә: “Әни, без якмыш пешерергә өйрәндек!”- диде. Авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина, дәресләр тәмамлангач, балаларны мәдәният йортына чакырып, алар өчен әнә шундый мастер-класс үткәргән.
Кыстыбый яратмаган кеше бармы икән? Кайбер җирдә, мәсәлән, туган ягым Арча районында, аны күзикмәк дип йөртсәләр, бездә, Тау ягында, якмыш диләр. Исеме төрле булса да, җисеме бер – нык тәмле һәм туклыклы, әзерләргә җайлы камыр ризыгы. Татар халык ашы булып саналса да, аны төрле милләтләр, авыз итеп караган һәркем үз итә.
-Кыстыбый элек-электән үк көндәлек ризыклар рәтендә йөргән. Иртәнге ашка коймак пешерсәләр, төш җиткәндә, өйләрдә кыстыбый исе таралган, - диде Гөлия Сафиуллина. – Эчлегенә килгәндә, майсыз табада төче камырдан пешерелгән юка җәймә эченә элек тары боткасы, киндер орлыгы, хәтта мәк салып әзерләгәннәр. Унтугызынчы гасырда, бәрәңге үстерү киң җәелеп киткәч кенә, кыстыбый эчлеге итеп икенче икмәкне куллана башлаганнар. Аны үзен генә ашарга да, чәй янына да, ипи урынына аш белән дә бирергә мөмкин.
Шәһәр тирәсенә барсаң, андагы фастфудлар әзерли торган кафеларның күплегенә исең китәрлек. Тәмле һәм тиз ясала торган ризыклар арасында сәламәтлек өчен бик үк файдалы булмаган кыстыбыйбургер дигәннәре дә барлыкка килде. Алар өйдә әзерләнә торган гади кыстыбыйларга якын да килми, билгеле. Ләкин балаларның күбрәк шундый фастфудларга исе китә шул. Әллә ничә буын әбиләребездән үк бүгенге көннәргә килеп җиткән үзебезнең якмыш-күзикмәкләрне белсеннәр, аларның асылы югалмасын иде. Аш-суга оста Гөлия апалары мастер-классны әнә шул максатта үткәргән дә инде. Ул балаларга барыбыз да яраткан татар халык ашы турында сөйләп кенә калмаган, аны бергәләп пешереп тә караганнар. Яшь аш-су осталары камыр ясаган, аннан җәемнәр пешергәннәр, бәрәңгесен якканнар һәм майлаганнар. Бергә-бергә шундый күңелле булган! Телеңне йотарлык кыстыбый белән соңыннан чәй эчкәннәр. Җиренә җиткереп, күңел биреп пешерсәң, бөтен ризык уңа шул. Үзең эшләп ашасаң, бигрәк тә тәмле була.
Кыстыбый рекорды
2011 елда Башкортостанда пешерелгән кыстыбый Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Кыстыбыйның киңлеге 2 метр 10 сантиметр булган, аны ике метр озынлыктагы уклау белән җәйгәннәр. Пешерү өчен махсус плитә һәм 50 килограмм күмер кулланганнар.
Просмотров: 235 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar