MENU
Албит » 2020 » Август » 22 » Чишмәледә яңа юл
21:49
Чишмәледә яңа юл
Чишмәле урамына үзара салым акчасына яңа юл салынды. Юлларның яхшы булуы – читтә яшәгән якын кешеләребез, туганнарыбыз, авылдашларыбызны туган нигезгә, туган авылга дәшеп торучы маяк ул. Гадәттә, кеше олыгайгач туган ягына тартыла, һичьюгы ата-анасының каберенә кайтып дога кылырга тели. Шуңа күрә ялларда шәһәрдән кайтып йөрүче авылдашларыбыз, җәйләрен авылда үткәрүчеләр дә үзара салым акчасын җыйганда үз өлешләрен кертсәләр яхшы булыр иде. Юллар салуга, аларны төзекләндерүгә бирелгән акча әҗер-савап булып языла. Ямьгә төрелгән авылыбызның юлларын төзекләндерү һәм тормыш-яшәешебезне яхшырту өчен җыела торган үзара салым акчасын сыкранмыйча, кызганмыйча бирүебез күңелебезнең бай булуын сөйли түгелме?!
Просмотров: 365 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar