MENU
Албит » 2021 » Апрель » 29 » Ифтар ашы
12:56
Ифтар ашы
Ра­ма­зан ае - Ал­ла­һы Тә­га­ләнең кол­ла­ры­на күрсәт­кән чик­сез рәх­мәт-нигъ­мәт­ләре­нең иң әһәми­ят­ле­лә­рен­нән бер­се. Ра­ма­зан ае - Коръ­ән ае, Ра­ма­зан ае - рух-бәдән­не пакъ­ләү ае, Ра­ма­зан ае - рәх­мәт, мәгъ­ри­фәт, тәү­бә ае, Ра­ма­зан ае - са­быр­лык ае. Ра­ма­зан аен­да кыл­ган һәр­бер из­ге­лек өчен Ал­ла­һы Тә­га­лә әҗер­не мең­лә­гән мәр­тә­бә арт­ты­рып би­рә. Шу­ңа кү­рә мө­сел­ман­нар Ра­ма­зан аен­да күб­рәк из­ге­лек­ләр кы­лыр­га ом­ты­ла­лар.

Кичә, ягъни 28 апрель көнне авылдашыбыз Равил Гарәфетдин улы гаиләсе белән, Кошманлылар һәм Кайбыч авылында ураза тотучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрде. Изге эшегез өчен Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булсын! Күркәм мәҗлесне районыбызның мөхтәсибе Дамир хәзрәт Коръән укып башлап җибәрде һәм Рамазан аеның фазыйләтләре турында да аңлатты. Мәҗлестә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.
Просмотров: 496 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar