MENU
Албит » 2022 » Октябрь » 21 » «Чулпан» спектакле
19:13
«Чулпан» спектакле
Кошман авылы апалары, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Казанга спектакль карарга барды. Алар өчен әлеге сәяхәтне башкалада эшләп килүче "Наз" хәйрия фонды оештырды. Районның, авыл җирлегенең ветераннар советлары рәисләре Рушания Лотфуллина, Розалия Садриева, җирлек башлыгы Лилия Сафина, "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева белән берлектә, өлкәннәр иң элек "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Эрмитаж" күргәзмәләр залында булган. Монда алар республикада яшәүче ветераннарның кул эшләре белән танышкан. Аннары Кәрим Тинчурин исемендәге театрга барганнар. Тамаша башланганчы, чәй өстәле артында Коръән сүрәләре, вәгазьләр тыңлаганнар. Драматург Шәриф Хөсәенов пьесасы буенча куелган «Чулпан» спектакле дә өлкәннәр күңеленә хуш килгән. Соңыннан аларга бүлмә гөлләре һәм күчтәнәчләр таратканнар. Апалар әлеге кызыклы һәм файдалы сәяхәтне оештырган "Наз" фонды директоры Нурания Сәйфетдиновага һәм экскурсиягә баруга үз өлешен керткән җитәкчеләргә рәхмәтле.
Просмотров: 225 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar