MENU
Албит » 2022 » Май » 21 » Өченче буын
09:03
Өченче буын
20 нче май көнне "Салават күпере" спорт комплексында “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды. Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.

Ярышларда өлкәннәр өстәл теннисы, электрон тирда автоматтан ату, йөзү, дартс буенча үзара көч сынашты. Берничә сәгатькә сузылган ярышларда безнең авыл җирлеге командасы да актив чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә Гөлфинә Гыймиева дартс буенча 3 урынны яулады.

Ярышларда катнашкан өлкәннәрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләр, мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды.

Өлкәннәр өчен чәй табыны да оештырылды. Алар, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып, яршлардан алган тәэсирләре белән бүлеште, дип хәбәр итә районыбыз газетасы.
Просмотров: 265 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar