MENU
Албит » 2023 » Гыйнвар » 9 » Бантик бәйрәме
09:19
Бантик бәйрәме
Борын-борын заманда түгел, әле кайчан гына, 2019 елда, Кошман авылында берсеннән-берсе матур алты кыз бала - Зинирә, Таңсылу, Зәйнәп, Язгөлем, Әминә һәм Назлыгөл дөньяга аваз салды. Ай үсәсен көн үсеп дигәндәй, кызларыбыз инде зур булды, быел аларга дүрт яшь тула! Авыл китапханәчесе Гөлия Сафиуллина ел саен, балаларыбыз белән бергә чакырып, барыбызга да күңелле ял сәгатьләре бүләк итә. Һәр очрашу күңелле һәм файдалы уза. “Кызлы йорт – нурлы йорт” дип исемләнгән беренче очрашуга җыелганда, сабыйларга әле бер яшь тә юк иде. Өченче елгы күрешүебез “Без үсәбез – күрегез” исеме астында үтте. Ә узган ел без Бантик бәйрәменә бардык. Быелгы очрашу тагын да җитдирәк темага - милли тәрбия бирүгә багышланды. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алыштык, милли мирасны саклау, аны балаларыбызга тапшыруга юнәлдерелгән уен-бәйгеләрдә дә катнаштык. Гөлия апа пешергән милли ризык - телеңне йотарлык тәмле юка белән чәй эчтек.

"Кайбыч таңнары" газетасыннан
Просмотров: 369 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar