MENU
Албит » 2021 » Ноябрь » 20 » Авылдашлар игътибарына
10:55
Авылдашлар игътибарына
Хөрмәтле авылдашлар! Мәктәбебез ел саен "Куллануга яраксыз булган батарейкалар" җыю акциясендә катнаша. Мәктәптә укучы балалар моңа теләп катнашалар. Чөнки аның зыяны турында беләләр.
Чүп савытына ташланган бер батарейка, якынча 20 кв. м. туфракны, якынча 400 л суны авыр металлар - кургаш, терекөмеш, кадмий, никель, цинк, марганец, һәм башкалар белән зарарландырырга мөмкин. Әлеге металлар табигатькә, кеше һәм хайван организмнарына зур зыян сала. Бавырга, бөерләргә, нерв системасына, баш миенә зур йогынты ясый. Шулай ук яман шеш авыруы китереп чыгаруга сәбәпче булып тора.
Өйләрегездә яраксыз булган батарейкаларны мәктәп укучыларына биреп җибәрсәгез әйбәт булыр иде. Без аларны контейнерга җыеп, махсус урынга, яңадан эшкәртү өчен тапшырачакбыз.Әйдәгез, бу акциядә бергәләшеп катнашыйк әле. Рәхмәт.

Ихтирам белән, Кошман мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары - Хәмидуллина М.С.
Просмотров: 339 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar