MENU
Албит » 2020 » Май » 18 » Асфальт яңартылды
09:20
Асфальт яңартылды
"Татавтодор" җәмгыятенең юл-ремонт төзелеше участогы хезмәткәрләре авыл аша узучы 650 метр озынлыктагы асфальтның өске катламын яңарттылар.

Район газетасы хәбәр иткәнчә, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров сүзләренә караганда, әлеге участокны ремонтлауга республика бюджетыннан 3,5 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Юл төбәк әһәмиятендәге юлларны карап тору программасы буенча яңартыла.

– Безнең авыл аша узучы юл егерме ел элек төзелгән, шуңа күрә ул нык тузган иде. Район җитәкчелегенә һәм юл төзүчеләренә рәхмәт, ремонттан соң ул тигез һәм матур булды. Сакчыл файдаланганда халыкка уннарча еллар хезмәт итәчәк, - диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.
Просмотров: 354 | Добавил: antixak | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
ComForm">
avatar