30 нчы апрель көнне югары авыл халкы зират өстен чистарту өмәсендә катнашты. Өмә барышында чүп-чарлар җыеп түгелде, кипкән каен агачлары аударылып туракланды. Эшнең нәтиҗәсе барча килгән кешене куандырды. Югары авыл мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт 6 нчы май көнне дә авылдашларның өмәгә килүләрен сорады.