Авылдашыбыз Мөхәммәтхафиз кызы Гөлара апай бүген бакыйлыкка күчкән. Урыны җәннәттә булсын!
Reading time: 1 min
Авылдашыбыз Мөхәммәтхафиз кызы Гөлара апай бүген бакыйлыкка күчкән. Урыны җәннәттә булсын!
Авылдашыбыз Гәрәев Рафис якты дөньядан китте. Туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.
Бүген авылдашыбыз Габдулхаков Мәхмүт бакыйлыкка күчте. Туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Гыйльман Фәйзуллин фотосы
Җомга мөбарәк булсын! Яншык мәчетенә яшьләр быел аеруча күп йөри. Бер Җомганы да калдырмыйлар, шунысы шатландыра. Авылыбыз имамы Фәнил хәзрәт вәгазьләре балалар, яшүсмерләр колагына аеруча файдалы. Каникулның тагын 1 ае калып бара. Җәйге ял күңелле һәм файдалы узсын!
Мөхәммәтхафиз кызы Гөлара, авылдан читтә яшәсә дә, авылны онытмый. Ел саен зиратка ярдәм итеп тора. Быел да 3000 сум акча җибәргән. Бу акчалар зиратны чистартуга тотылды.
Хөсәинов Бәдамша Хөсәен улы 1946 елның 1 мартында Яншык авылында туган. Механизатор булып туган авылында озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыга. 2023 елының 12 июлендә якты дөньядан китте. Урыны җәннәттә булсын! Якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Бүген Яншык авылы зиратында шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов каберенә таш куелды. Әлеге күркәм эштә шагыйрьнең туганнары һәм авылның актив кешеләре катнашты.
Элек Мансур абый болай дип язган иде:
Туган авылым Яншыкка кайтсам, беренче чиратта зиратка ашыгам. Анда – җиде буын бабамның, кардәшләремнең каберләре. Шулар өстендәге яшел үләннәрне, чәчәкләрне сыйпап, серләшеп алсам, борчуларым таралып китә. Үзем дә мәңгелеккә шушы зират куенына күчәрмен – каберем шунда булыр. Ташына язарга инде шигырем дә әзер:
Бу зиратка килеп керсәң, әй якташым,
Туктап кал да, укып кара кабер ташын!
Туган илне сагынып кайтып, тән иңдерде
Гомер буе читтә йөргән авылдашың.
Бүген әлеге юллар язылган ташны шагыйрьнең каберенә урнаштырдылар. Мансур абыйның рухы шат булсын. Урыны җәннәттә булсын.
Яншык зиратын төзекләндерүгә бирелгән акчаларга өстәмә:
Шигапова Рәшидә апа — 5000 сум
Мухаметзянова Фәүзия — 1500 сум
Бадрутдинова Равия — 1000 сум
Зиннур абый кызы Илһамия — 10 000 сум
Әмин абый кызы Исламия — 1000 сум
Койма белән эшләр тәмам. Бу өстәп бирелгән акчалар кабер казыганда ярдәм итүче корылма (навес) ясау өчен тотылачак. Ул якынча 20000 сумга төшәчәк, әле коймадан калган акча да бар. Бөтен хисап соңрак булачак. Ният шундый. Сораулар булса, Васил Шәрәфиевка шалтырата аласыз 89172509214
Ул 1938 елның 8 мартында Яншык авылында туган. Авыру сәбәпле 14.01.23 көнне бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын. Туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.